news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда илкүләм проект буенча 40 юл объектында яңа технологияләр кулланалар

«Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектын гамәлгә ашыру барышында 2020 елда республикада 44 юл челтәре объектына ремонт ясалачак.

(Казан, 3 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектын гамәлгә ашыру барышында 40 юл челтәре объектында яңа технологияләр кулланылачак. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Илкүләм проектны гамәлгә ашыру кысаларында юл тармагында кабат кулланыла торган яңа һәм иң яхшы технологияләр, материаллар реестры төзелде, - дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә. - ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин әлеге реестрның Татарстан өчен әһәмияте зур булуын искәртте».

Реестр 300дән артык технологияне, 162 конструкцияне һәм юл тармагын регламентлау документларын (алар барлыгы – 310) үз эченә ала. Ленар Сафин сүзләренчә, мондый ресурс белән эшләү иң яхшы технологияләр һәм материаллар куллану өлкәсендә Татарстанда тупланган тәҗрибә белән уртаклашу гына түгел, ә Россиянең башка төбәкләрендә кулланыла торган тәҗрибәне дә үзләштерергә мөмкинлек бирәчәк.

«Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектын гамәлгә ашыру барышында 2020 елда республикада 44 юл челтәре объектына ремонт ясалачак. РФ Президенты Владимир Путинның 2018 елның 7 маендагы указында күздә тотылган илкүләм проектлар Россиядә 2019 ел башыннан бирле гамәлгә ашырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100