Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда «Илһам» бөтенроссия яшь шагыйрьләр һәм язучылар бәйгесе узачак
Татарстанда 2025/2026 уку елында «Илһам» бөтенроссия яшь шагыйрьләр һәм язучылар конкурсын уздыру планлаштырыла. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы проекты коррупциягә каршы экспертиза уза. Бәйге 2026 елның 9 февраленнән 30 апреленә кадәр оештырылырга тиеш.
Конкурс ике этапта узачак:
- читтән торып катнашу – 24 февральдән 5 мартка кадәр;
- килеп катнашу – 16-25 мартта.
Анда Россия гомуми белем бирү оешмаларының 5-11 сыйныф укучылары катнаша алачак. Катнашучылар өч яшь категориясенә бүленәчәк: 5-7, 8-9 һәм 10-11 сыйныфлар.
Ярыш татар телендә «Яшь шагыйрь», «Яшь прозачы» һәм «Яшь журналист» номинацияләрендә барлык яшь төркемнәрендә үткәрелә. Шулай ук «Яшь драматург» (8-11 сыйныфлар өчен) һәм «Яшь тәрҗемәче» (10-11 сыйныфлар өчен) номинацияләре дә каралган. Укучыларга барлыгы ике номинациядә катнашырга рөхсәт ителә. Һәр номинациягә аерым гариза җибәрү сорала.
Конкурс республикада дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз