news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда җиләк-җимеш, яшелчә һәм шикәр комы арзанайды

Татарстанда бер атнада, 17-24 июньдә, кайбер җиләк-җимешнең һәм яшелчәнең, шулай ук шикәр комының бәясе төшүе теркәлгән.

Бу чорда кәбестәнең бәясе 15 процентка арзанайган, хәзер аның килограммын 47 сумнан (элек – 55 сум) алырга мөмкин. Бу турыда Татарстанстат хәбәр итә.

Моннан тыш, яңа өзелгән помидорның бәясе 7 процентка төшкән, элек килограммы 120 сум булса, хәзер – 112 сум.

Шул ук вакытта бәрәңге 6 процентка арзанайган, хәзер аның килограммын 63 сумга алырга була, шикәр комы 4 процентка арзанайган, хәзер бер килосы - 74 сум. Алма белән яңа өзелгән кыярның бәясе 2 процентка кимегән, хәзер аларның килосы – 124 һәм 80 сум.

Банан 3 процентка арзанайган, хәзер аның бер килосы 102 сум тора, ә кишернең бәясе 2 процентка арзанайган, бер килосы өчен 60 сум түләргә кирәк.

Шул ук чорда туңдырылган балыкның бәясе 1,3 процентка арткан һәм 220 сумга кадәр җиткән. Шулай ук сыер итенең бәясе артуы күзәтелә, килограммы 474 сум тора, дөге һәм икмәк бәяләре дә арткан – 96 һәм 60 сум.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100