news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда җил, яңгыр һәм салкыннар көтелә

Татарстанда җил, яңгыр һәм салкыннар көтелә
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә. ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, төнлә явым-төшем көтелми, урыны белән – 2 градуска кадәр салкын булачак. Көндез урыны белән бераз яңгыр ява.

Җил төньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр, көндез урыны белән көчәйгәндә секундына 14 метрга кадәр җитә.

Төнлә һава температурасы 0 ..+5 градус, көндез термометр баганалары +8...+13 градуска кадәр күтәреләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot