Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда җил һәм буран көтелә
12 апрельдә, якшәмбе көндез һәм кич һава шартлары начарлануы фаразлана.
(Казан, 11 апрель, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанга төньяктан җил һәм буран килә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Фаразлаулар буенча, 12 апрельдә, якшәмбе көндез һәм кич секундына 22 метрга кадәр җил, урыны белән буран көтелә.
Татарстан Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы көчле җил һәм буран җитди куркыныч тудырырга мөмкин булуын искәртә. Йорттан чыкмаска, урамда реклама щитлары, элмә такталар, йорт диварлары һәм электр линияләре астында тормаска киңәш ителә.
Автомобильчеләргә шәһәрдән читкә китүне кичектерергә, ә юлда имин хәрәкәт сайларга, куркыныч маневрлар ясамаска кирәк.
Җәяүлеләргә игътибарлы булу, транспорт алдыннан йөгереп чыкмаска һәм ут кайтаргыч элементлары булган кием кияргә киңәш ителә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз