news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда җиләк культураларын үстерү һәм сату буенча кооператив төзү планлаштырыла

Татарстанда җиләкне сатып алу күләме елына 600 тонна тәшкил итә, шуңа күрә мондый кооператив булдыру һәрьяктан отышлы булачак, дип фаразлана.

(Казан, 10 гыйнвар, "Татар-информ"). Татарстанда җиләк культураларын үстерү һәм сату буенча махсуслаштырылган кооператив төзү планлаштырыла, дип хәбәр итә республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

Татарстанда җиләкне сатып алу күләме генә дә елга 600 тонна тәшкил итә, шуңа күрә мондый кооператив булдыру һәрьяктан отышлы булачак, дип фаразлана. Кооперативта катнашырга теләүчеләрне җиләк үстерергә өйрәтү өчен курсларда укытачаклар һәм аларга республиканың Яшел Үзән һәм Әлмәт муниципаль районнарында озак вакытка җир кишәрлекләрен арендалау мөмкинлеге биреләчәк. Гаризалар 2017 елның 15 февраленә кадәр кабул ителә.

news_right_1
news_right_2
news_bot