news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Икътисади иминлек идарәсенә яңа җитәкче билгеләнде

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсенең яңа башлыгы итеп Рөстәм Аманов билгеләнде. «Татар-информ»га билгеле булганча, бүген иртән Татарстан эчке эшләр министры Артем Хохорин аны шәхси составка тәкъдим иткән.

Элегрәк Аманов Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча Миграция мәсьәләләре идарәсе җитәкчесенең урынбасары вазифасын биләгән иде. Соңгы ике елда идарәне җитәкләгән 43 яшьлек полковник Тимур Минушевның кая китүе турында хәбәр ителми.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100