news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда икмәк предприятиеләрен он белән тәэмин итү буенча резерв булдырылган

Министр соңгы вакытта халыкның кибетләрдә он, шикәр, карабодайны күпләп алуын искәртеп, борчылырлык урын булмавын әйтте.

(Казан, 9 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров әйтүенчә, Татарстанда икмәк предприятиеләрен он белән тәэмин итү буенча резерв булдырылган.

Министр соңгы вакытта халыкның кибетләрдә он, шикәр, карабодайны күпләп алуын искәртеп, борчылырлык урын булмавын әйтте.

«Президент (Рөстәм Миңнеханов — Т.И. искәрмәсе) ашлык буенча резерв булдырырга кушты. Аннан он тарттырырга эшкәртүгә бирәбез. Барлык икмәк предприятиеләре, ипи пешерү заводларын — республикада 85 ләп оешманы — он белән тәэмин итү буенча резерв тудырабыз. Бу чимал белән тәэминатта бернинди проблема күрми идек, ләкин мондый вазгыять туган икән, мондый резерв булдырырга карар кылдык», — диде министр журналистларга.

Аның сүзләренчә, республикада ярмалар буенча да билгеле бер резерв бар.

Марат Җәббаров 19 мартта ярминкәләр башланып, апрельнең соңгы шимбәсенә кадәр эшләячәкләрен әйтте. «Товар ассортименты, кемнәр китерүе билгеле. Ярминкәләрдә базар бәяләреннән түбәнрәк бәядә продукция китереп сату ниятләнә», — диде.

Министр әйтүенчә, гадәттә, фермерлар базарлардан 90 процент продукциясен сатып китә. Ул, шулай ук, Агросәнәгать паркы да фермерлар өчен ял көннәрендә акцияләр оештырганын искәртте. «Аренда өчен бер урынга бер сум ала. Теләсә нинди фермер килеп, продукциясен сата ала», — диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100