news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда икенче тәүлек рәттән ковидның 69 яңа очрагы теркәлгән

Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 69 яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта стопкоронавирус.рф порталы хәбәр итә.

Тугыз кеше хастаханәгә салынган, ә бер көн элек хастаханәгә китерелүчеләр саны ун булган. Пандемия башланганнан бирле 194 217 татарстанлы коронавирус йоктырган.

Шул ук вакытта республиканың 191 641 кешесе коронавирустан терелгән, шул исәптән 49ы — соңгы тәүлектә (моңа кадәр бер көн алда 53 авыруның терелүе турында хәбәр ителгән иде).

Республикада Covid-19 инфекциясеннән үлүчеләрнең гомуми саны элеккечә - 2009 кеше. Соңгы тапкыр үлем турындагы мәгълүмат 26 декабрьдә билгеле булган иде.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Росстат 2022 елның октябрендә SARS-CoV-2дән үлүчеләр турындагы мәгълүматларны бастыруны туктатты. Кагыйдә буларак, күпчелек очракта төбәкләрдә саннар зуррак бирелә иде.

Россия буенча тулаем алганда, узган көндә 4289 кеше инфекция йоктырган, 363 кеше госпитализацияләнгән. 3466 авыру тулысынча терелгән, 40 кеше үлгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100