news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда икенче көн рәттән коронавирус белән авыручылар арткан

Татарстанда икенче көн рәттән Covid-19 инфекциясе белән авыручыларның бераз артуы күзәтелгән. Шулай итеп, соңгы ике тәүлектә – 51, 13 апрельдә – 50, 12 апрельдә 49 яңа ковид очрагы теркәлгән. Бу хакта стопкоронавирус.рф.порталы хәбәр итә.

Соңгы мәгълүматлар буенча, ковид йоктырган 11 кеше хастаханәгә китерелгән, тагын 49 кеше терелгән. Пандемия башланганнан бирле республикада 204634 кеше коронавирус белән авырган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100