news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда ике яшүсмер һәлак булган авария урынын видеога төшергәннәр

Татарстанда ике яшүсмер һәлак булган авария урынын видеога төшергәннәр

Татарстанның Яңа Чишмә районында фаҗигале юл-транспорт һәлакәтенең видеосы чыкты.

Фаҗига бүген иртәнге сәгать биштә Р 239 «Казан-Оренбург» автомобиль юлы чатында булган. Биш кеше, шул исәптә өч бала утырган Renault автомобиле MAN йөк машинасы белән бәрелешкән.

Юл-транспорт һәлакәтендә ике бала үлгән, өченчесен ашыгыч ярдәм машинасында алып киткәннәр.

Вакыйга урынына район прокуроры Руслан Гыйзәтов барды. Юл һәлакәте факты буенча тикшерү башланды, аның барышын район прокуратурасы үзенең контроленә алган.

news_right_1
news_right_2
news_bot