news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ике яшькә кадәрге балалар арасында туберкулез белән авыручылар арткан

2018 елда республикада ике яшькә кадәр 11 бала туберкулез белән авырган.

Татарстанда ике яшькә кадәрге балалар арасында туберкулез белән авыручылар арткан
Султан Исхаков

(Казан, 25 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 2018 елда Татарстанда ике яшькә кадәрге балаларның туберкулез белән авыру күрсәткечләре, 2017 ел белән чагыштырганда, 27 процентка арткан. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгында матбугат конференциясендә Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина әйтте.

“Республикада туберкулез авыруы кимүенә карамастан, 2015 елдан нәни балалар арасында күрсәткечләр югары булып кала. 2018 елда ике яшькә кадәрге 11 бала авырган. Бер яше тулмаган балаларда да туберкулез очраклары табылган. Бу олылар арасында инфекция вакытында ачыкланмавы аркасында. Олылар флюорографияне вакытында узуга ваемсыз карый, һәм үз балаларын куркыныч астына куя”, - ди ул.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш балалар фтизиатры Рәмзия Фатыйхова сүзләренчә, нәни балаларның туберкулез йоктыру очракларын тикшерү барышында, 45 процентында әниләрнең флюорография узмаганы ачыкланган. Казан һәм Түбән Камада икешәр кеше, Питрәчтә шундый бер ана табылган.

“Яңа туган бала белән тыгыз элемтәдә торучы барлык туганнарының флюорография узуы бик мөһим”, – диде Рәмзия Фатыйхова. Ул туберкулез ачыкланган ун баланың авырулар белән контактта булганын билгеләп узды. Ике очракта (18 процент) балалар ата-анасының вакцинациядән (БЦЖ) баш тарту сәбәбе белән авырган. “Иммунодиагностикадан баш тартучыларда туберкулез белән авыру ихтималы зур”, - диде.

“Кызганыч, фтизиатриядә законда проблемалар бар – табиб хокуклары булмый торып, бала сәламәтлеге өчен җаваплы, ә гаилә, хокуклары була торып, аңа җаваплылык йөкләнми. Дөрес, ата-аналар күзәтүдән, профилактик дәваланудан, проба куюдан баш тартуы һәм җаваплылыкны үзенә алуы турында расписка яза. Ә аннары бала авырса, чынлыкта исә, аларга бер җаваплылык та каралмый”, - диде.

Мәктәп яшендәге балалар арасында авыру күрсәткечләре 3,6 тапкыр, яшүсмерләр мохитендә 5,2 мәртәбә кимегән. Туберкулез белән авыруның кимүе, нигездә, мәктәп һәм яшүсмерләр арасында күзәтелә, бу Диаскин-тест нигезендә иммунодиагностика уза торган балалар категориясе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100