news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда ике янгында фатир хуҗалары зыян күргән

Янгын очраклары Казанның Фучик урамында һәм Алабуганың Автомобильчеләр урамында булган.

Татарстанда ике янгында фатир хуҗалары зыян күргән

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Татарстанда ике янгында фатир хуҗалары пешкән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә республикада ике янгын чыккан. Беренчесе Казанның Фучик урамында булган. 21.24 сәгатьтә 101 номерына торак йортның 9нчы катындагы фатирларның берсендә йорт җиһазлары януы турында хәбәр ителгән.

Янгынны сүндергәннәр, зыян күргән фатир хуҗасын табибларга тапшырганнар. Янгын 1,5 кв. метрга зыян китергән.

Икенче очрак Алабуганың Автомобильчеләр урамында булган. 21.06 сәгатьтә янгын сагының 101 номерына торак йортның бер фатирында янгын чыгуы турында хәбәр иткәннәр.

Фатир хуҗасы янгынны үзе сүндергән, әмма каты пешкән. Аны хастаханәгә китергәннәр. Янгын чыгу сәбәпләрен ачыклыйлар.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot