Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда ике яңа мәктәпне илкүләм проект ярдәмендә ел ярымга иртәрәк тапшырдылар
Казанда һәм Чаллыда ике яңа мәктәп, беренчел планнар буенча файдалануга тапшыру 2027 елга гына билгеләнгән булса да, 2025 елның 7 ноябрендә ачылды. Мәктәпләр «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында төзелде.
«Республика җитәкчелеге ярдәме һәм ТР Төзелеш министрлыгының актив эше нәтиҗәсендә бездә быел ике гомуми белем бирү оешмасы файдалануга тапшырылды. Бу бик яхшы күрсәткеч», - дип хәбәр итте Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Иҗтимагый советы утырышында ведомство башлыгы урынбасары вазифаларын башкаручы Фәридә Зәйнетдинова.
Шундый ук хәл Яр Чаллы политехник көллиятенә «Профессионалитет» федераль проекты кысаларында капиталь ремонтны вакытыннан алда тәмамларга мөмкинлек бирде. Башта ике этапка (2025 һәм 2026 еллар) бүленгән финанслау тупланган иде, һәм эшләрне кыска вакыт эчендә төгәлләп булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз