news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ике яңа бәйрәмне федераль дәрәҗәдә билгеләп үтәргә тәкъдим иттеләр

Татарстанда ике яңа бәйрәмне (Йөкле хатыннар көне һәм Тормыш бүләк иткән өчен әти-әниләргә рәхмәт әйтү көне) федераль дәрәҗәдә билгеләп үтәргә тәкъдим иттеләр.

Шундый инициатива белән чыккан ТР балалар омбудсмены Ирина Волынец хәбәр иткәнчә, республика исеменнән тәкъдимнәрне федераль органнарга юллаганнар инде.

Республика һәм ил демографиясе өчен ике бәйрәмнең дә әһәмияте зур, дип искәртте ул 7нче шәһәр клиник хастаханәсендә узган «Акушер-гинеколог көне» семинар-киңәшмәсендә ясаган чыгышында. Әлеге чыгышның видеосын ул үзенең телеграм-каналында урнаштырган.

Йөкле хатыннар көнен берьюлы ике датада (7 апрель һәм 7 октябрь) билгеләргә тәкъдим ителә. Чөнки йөклелек 9 ай дәвам итә, көмәнле хатын-кызлар бу бәйрәмне әлеге ике датаның берсендә билгеләп үтә алачак, дип искәртте Волынец.

Моннан тыш, РФ Президенты Владимир Путинның гаилә кыйммәтләрен ныгыту турындагы указларын үтәү максатыннан Тормыш бүләк иткән өчен әти-әниләргә рәхмәт әйтү көнен дә билгеләп үтәргә тәкъдим ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100