news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ике йөк машинасы бәрелешкән, йөртүчеләрнең берсе һәлак булган

Юл-транспорт фаҗигасе Казан-Оренбург трассасында Карабаш бистәсе янында булган.

Татарстанда ике йөк машинасы бәрелешкән, йөртүчеләрнең берсе һәлак булган

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда ике йөк машинасы бәрелешкәннән соң, йөртүчеләрнең берсе һәлак булган, икенчесе хастаханәдә. Бу хакта авариянең шаһитлары хәбәр итте.

Бөгелмә районында Карабаш бистәсе янында ике йөк машинасы авариягә очраган. Фотолардан күренгәнчә, авариядән соң бер йөк машинасының кабинасы капланган һәм бик нык яньчелгән.

Шаһитлар әйтүенчә, йөртүчеләрнең берсе һәлак булган, икенчесен хастаханәгә алып киткәннәр. 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100