Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда ике укучы химия һәм биологиядән БДИны 200әр баллга тапшырган
Татарстанда ике укучы кыз химия һәм биологиядән БДИда 200әр баллга ирешкән. Әлеге фәннәрдән имтиханны өчәр унберенче сыйныф укучысы йөз баллга тапшырган, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.
«Ике йөз балл җыйган җиде чыгарылыш сыйныф укучысы янына Казанның 183 номерлы гимназиясеннән Карина Хөҗҗәтова һәм Әтнә районының Көңгәр урта гомуми белем бирү мәктәбеннән Сөмбел Хисамиева өстәлде», - дип билгеләп үттеләр министрлыкта.
Биологиядән БДИны быел барлыгы 2,5 меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырган. Узган елда 2,4 меңнән артык укучы тапшырган булган. Әлеге фән буенча уртача балл 2024 ел белән чагыштырганда 60,87дән 61,24кә кадәр арткан. 36 балллы минималь чикне 231 унберенче сыйныф укучысы уза алмаган.
Географиядән БДИны быел 196 унберенче сыйныф укучысы тапшырган. Узган елда 175 укучы тапшырган булган. Уртача балл 2024 ел белән чагыштырганда 62,6дан 59,14кә кадәр кимегән. 37 баллы минималь чикне сигез укучы уза алмаган.
Быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары география һәм биологиядән имтиханны өстәмә көнне – 4 июльдә кабат тапшыра һәм нәтиҗәләрен яхшырта алачак. Шул ук вакытта беренче нәтиҗә гамәлдән чыгарылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз