news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда ике укучы Бердәм дәүләт имтиханында 200 балл җыйган

Татарстанда ике укучы Бердәм дәүләт имтиханында 200 балл җыйган
Михаил Захаров, архив

Татарстанда ике чыгарылыш сыйныф укучысы Бердәм дәүләт имтиханында 200әр балл җыйган. Укучылар рус теле һәм әдәбияты имтиханнарында шундый нәтиҗәгә ирешкән. Бу хакта журналистларга Казанның 139нчы мәктәбендә имтихан тапшыру пунктында Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

«Безнең ике чыгарылыш сыйныф укучысы 200 балл җыйды. Алар – Түбән Каманың 10нчы мәктәбеннән Полина Еланская һәм Чистайның 1нче лицееннан Александра Гришанова», - дип сөйләде Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчесе.

Бердәм дәүләт имтиханының төп чоры 26 майда башланды һәм 1 июльдә тәмамлана. Рус телен һәм база математикасы тапшыручылар өчен өстәмә срок 6-19 сентябрьгә билгеләнгән.

Быел Татарстанда 124 имтихан тапшыру пункты, шул исәптән, мәктәпләрдә 1,5 мең аудитория һәм онлайн-видеокүзәтү белән 85 пункт оештырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot