news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ике төрле маркалы бензин бәясе төште

Татарстанда ике төрле маркалы бензин бәясе төште
Фото: © "Татар-информ"

Узган атнада Татарстанда ике төрле маркалы бензин арзанайды. Шул ук вакытта, Татарстанстат мәгълүматларыннан күренгәнчә, АИ-98 һәм аннан югарырак маркалар, шулай ук дизель ягулыгының бәясе үзгәрешсез калды.

13-19 ноябрьдә АИ-92 маркалы бензинның литры 0,08 процентка – 49,47 сумга, АИ-95 бензины 53,29 сумга – 0,1 процентка кадәр арзанайды.

АИ-98 һәм аннан югарырак маркалар элеккечә үк – 66,01 сум, ә дизель ягулыгының литры 59,61 сум тора.

Искәртеп узабыз, җомга, 17 ноябрьдә, Россия – бензин экспортына, ә 22 ноябрьдә җәйге дизель ягулыгын чит илгә сатуга кертелгән вакытлы тыюны гамәлдән чыгарды. Элегрәк мондый чикләүләр эчке базарда бәяләрне тотрыклыландыру һәм ягулык резервын булдыру максатыннан кертелгән иде. Бу эш Россия Президенты Владимир Путин күрсәтмәсе буенча башкарылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100