news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ике шәһәр округы гына булачак

Татарстанда ике шәһәр округы гына булачак

(Казан, 20 декабрь, «Татар–информ», Альбина Фәхрисламова). Территорияләрендә республика буйсынуындагы шәһәрләр урнашкан 11 район муниципаль район статуслары алачак. Аларның унысының территорияләре чикләрен һәм статусларын билгеләү турында закон проектларын 22 декабрь көнне Дәүләт Советы сессиясендә карау ниятләнә.

Республика буйсынуындагы шәһәрләр урнашкан районнар статусы турында мәсьәлә буенча озак вакытлар фикер алышынды. Аларга шәһәр округлары статуслары бирү варианты каралды. Узган атнада РФ Дәүләт Думасы «РФдә җирле үзидарәне оештыруның гомуми нигезләре турында» федераль законына үзгәрешләр кертү турында закон кабул итте. Законның яңа редакциясе нигезендә, шәһәр поселениесе составына бер шәһәр яки бистә, шулай ук «аның социаль, транспорт һәм башка инфраструктурасын үстерү өчен каралган» территорияләр керә ала. Шул ук вакытта, алар шәһәр поселениесенең генераль планына туры килергә тиеш. ТР Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Александр Федоров аңлатканча, төгәл формулировка республика буйсынуындагы шәһәрләр тирәсендәге районнарны шәһәр округларына әверелдерү мөмкинлеген юкка чыгара.

Депутатлар шулай ук «ТРның административ–территориаль төзелеше турында» закон проектын хуплап, икенче укылышка тәкъдим итте. Моннан тыш, Комитет утырышында «Сайлаулар һәм референдумнар турында ТРның аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» закон проекты каралды. Ул «ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлау турында», «ТР Президентын сайлау турында», «ТР референдумы турында», «ТРда муниципаль сайлаулар турында» ТР законнарын федераль законнарның яңа нормаларына туры китерә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100