news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ике районда цифрлаштырылган кырларга анализ нәтиҗәләре мәгълүм

Татарстан Президенты авыл хуҗалыгында цифрлаштыру программасын гамәлгә кертүне дәвам иттерергә кушты.

Татарстанда ике районда цифрлаштырылган кырларга анализ нәтиҗәләре мәгълүм
архив/Рамиль Гали

(Лаеш, 2 июль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда ике районда - Питрәч һәм Сабада цифрлаштырылган кырлар турында анализ ясалган. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка Лаешта "Татарстанда Кыр көне-2019" күргәзмәсен карау барышында сөйләделәр.

Чатырларның берсендә Татарстанда "Цифрлы авыл хуҗалыгы" проектын гамәлгә ашыру күрсәткечләре турында җиткерделәр. "Зур эш башкарылды. Ике район мисалында барлык кырларны цифрлаштырдык. Бу система автоматик режимда ел саен кырларның схемасын эшләргә мөмкинлек бирә. Ел саен нәрсә үзгәрәчәген караячакбыз", - дип сөйләде ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгече.

Ул барлыгы 43 аналитик катлам эшләнгәнен әйтте. "Яки 1985 елдан һәр кыр буенча белешмә алып була - нәрсә чәчтек, нәрсә үзгәргән, шуннан чыгып күрсәтмәләр бирә алабыз", - дип сөйләде.

Питрәч, Саба районнарында 68 мең кадастр участогы тикшерелгән. Кырларның паспортлары, чәчүлек мәйданнары структурасы тикшерелгән. Рельефның морфологик анализы үткәрелгән.

Авыл хуҗалыгы әйләнешенә кертүгә яраклы 5,5 мең гектарга якын элекке сөрүлек мәйданнары теркәлгән. Бөтен респубикада мондый җирләр 186 мең гектар булуы фаразлана. Өч елдан артык кулланышта булмаган 350 җир биләмәсе табылган. Татарстанда мондый 5528 җир булуы мөмкин. Теркәлмәгән 673 участок ачыкланган.

Татарстан Президенты авыл хуҗалыгында цифрлаштыру программасын гамәлгә кертүне дәвам иттерергә кушты. Басуларны цифрлаштыру тәҗрибәсе Россиянең башка субъектларына да таратылачак, дип көтелә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100