Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда ике районда хуҗаларын тешләгән этләрдә котыру чире табылган
Котыру вирусы табылган торак пунктларда карантин кертелгән.
(Казан, 18 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда ике районда хуҗаларын тешләгән этләрдә котыру чире табылган. Әлеге ике очрак Чистай һәм Балык Бистәсе районнарында булган. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә ТР Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең хайваннарның йогышлы авырулары, аларны ачыклау, кисәтү бүлеге башлыгы Александр Козлов әйтте.
Баш ветеринария идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматыннан күренгәнчә, 2 ноябрьдә Чистай районы Данауровка авылында хуҗабикә ханымны эт тешли. 5 ноябрьгә каршы төндә эт үлә.
Эт үләксәсе тикшерүгә алынган, үләт базында яндыру юлы белән юкка чыгарылган. Эт үлгән урында дезинфекция үткәрелгән. Котыруга каршы йорт хайваннарына вакцинация үткәрелгән. 83 баш мөгезле эре терлек, 15 баш мөгезле вак терлек, 43 эт, 52 мәчегә котырудан прививка ясалган.
Александр Козлов әйтүенчә, 7 ноябрьдә Балык Бистәсе районы Яңа Сала авылында да ир-атны эте тешли. “Эт бәйдә торган, 28 октябрьдә авырый башлаган, ятып кына торган, ашамаган. Эт үз хуҗасын эшли, һәм анда котыру вирусы расланган. Карантин турында Указ чыкты. Дезинфекция, вакцинация уздырылды. Без лабораториядә расланганчы ук, шик туса, билгеле бер чаралар уздырабыз”, - диде бүлек башлыгы.
Аның фикеренчә, этләрнең, төгаен, төлкеләр белән контакты булуы мөмкин. Тик хуҗалар кыргый хайваннар белән контакт булуын әйтмәде, ди ул. Зыян күргән кешеләр сәламәтлеген табиблар күзәтә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз