news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда ике районда юл участоклары ташу сулары астында калган

Хәзерге вакытта Татарстанда биш тәбәнәк күпер, шулай ук Арча һәм Яңа Чишмә районнарында автомобиль юлларының ике өлеше су астында калган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр.

Шулай ук Буа, Кайбыч, Минзәлә һәм Нурлат районнарындагы торак пунктларда 81 хуҗалыкны су баскан.

«Су басу вазгыяте контрольдә. Торак йортлар һәм социаль әһәмияткә ия объектлар су басу зонасына керми, торак пунктларга транспорт йөреше бозылмаган. Халыкны эвакуацияләү таләп ителми», – диделәр министрлыкта.

news_right_1
news_right_2
news_bot