Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда ике пенсионерның 2 миллионга якын акчасын телефон аша урлаганнар
Татарстанда яшәүче ике кешене мошенниклар якынча 2 миллион сумга алдаган. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча матбугат хезмәте хәбәр итә.
Түбән Кама районында яшәүче 70 яшьлек пенсионерга аферист шалтыраткан. Аның банк хисабыннан кемдер акча алырга тырыша, дип ышандырган. Җинаятьче, акча югалтуны булдырмас өчен, дип, кодны хәбәр итүне сорый һәм пенсионер хисабындагы 1,1 млн сумнан артык акчаны үзенә күчерә.
Шул ук сылтау белән аферистлар Алабугада яшәүче 68 яшьлек пенсионердан 800 мең сум акча урлаган. Бу факт буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз