news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда ике миллиардер яши

Татарстанда ике миллиардер яши

(Казан, 25 сентябрь,“Татар-информ”, Сөләйман Нәҗми). Татарстанның салым органнары узган ел өчен декларацион кампаниягә йомгак ясады . Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конфереренциясендә аның нәтиҗәләре белән журналистларны да таныштырдылар. Татарстан буенча Федераль салым идарәсе башлыгы урынбасары Марат Сафиуллин сүзләренә караганда, 2006 нчы елның 1 нче гыйнварыннан алып 1 нче июненә кадәр салым инспекцияләренә физик затларның керемнәре турында 95 мең 600 декларация кергән. Документларны үзләренең 2005 елда керемнәре турында закон нигезендә хисап тотарга тиешле гражданнар һәм шулай ук түләнгән салымнан бер өлешен кире кайтару хокукын раслап кабаттан исәпләтергә теләгән кешеләр тәкъдим итә. Узган елда керемнәр турында декларацияләр саны аннан алдагы елның шушы чоры белән чагыштырганда 4,2 процентка арткан.

Мәгълүм булганча, салым декларацияләрен һәр елның 1 нче гыйнварыннан 30 нчы апреленә кадәр тапшыру зарур. Салым Кодексының 227 һәм 229 маддәләре нигезендә, декларация тутырырга шәхси эшмәкәрләр, шәхси нотариуслар, үз мөлкәтләрен сатып керем алган физик затлар, чит илләрдә керемгә ия Россия гражданы булган физик затлар, лотереялардан, шул исәптән уен автоматлары һәм тотализаторлардан отыш алган кешеләр бурычлы.

Матбугат конференциясенә килгән салым органы вәкилләре, шулай ук 2005 нче елда 1566 татарстанлының кереме 1 миллион сумнан артып китүен билгеләп үтте. Бу 2004 нче ел белән чагыштырганда 36 процентка күбрәк икән. 326 кеше исә елына 10 миллион сумнан да күбрәк ( аннан алдагы ел белән чагыштырганда 22 процентка артык) керем алган. 30 кешенең еллык шәхси бюджеты 100 миллионнан алып 500 миллион сумга кадәр җитә. Ә менә республикада яшәүче ике салым түләүче үзләренең еллык керемнәре 1 миллиард сум булуы хакында декларация тапшырган. Ул гражданнар билгеле салым ставкалары буенча бюджетка 130 миллион сум күләмендә салым түләгән.

“Безгә берүк вакытта керемнәреннән алынган салымны кабаттан исәпләтеп бер өлешен кайтарырга теләүчеләр дә артты. Мондый категориягә дәвалануга, укытуга, яңа торак йортлар һәм фатирлар төзетүгә һәм хәйрия эшчәнлегенә чыгымнар тотучылар керә. Социаль салым исәпләүләренә хокуклары булуы хакында гына да без 14 мең 700 кешедән мөрәҗәгать алдык”, - ди Марат Сафиуллин. Аерым ассызыклаганда:

-уку, югары белем алуга чыгымнар буенча 315,4 милион сумга 14 мең кешедән;

- дәвалануга чыгымнар буенча 12,1 миллион сумга 662 гариза;

- хәйрия максатларыннан чыгымнар буенча 307 мең сумга 33 салым түләүче кабат исәпләтүләргә теләк белдерә. Бу гаризаларның хокукый яктан нигезле булуы расланганннан соң, салынган салымның 13 проценты салым түләүченең шәхси банк счетларына күчерелә.

Салым органы вәкилләре, үзләренең керемнәре турында декларация бирмәгән, яисә салым түләргә өлгермәгәннәргә мөрәҗәгать итеп, бу эшне теләсә кайсы вакытта башкарырга мөмкин икәнлеген хәбәр итә . Россия федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча барлык салым инспекцияләрендә дә декларация бланклары һәм аны ничек тутыру турында түләүсез аңлатмаларны алырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot