news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда ике машина белән авариядә бер кеше үлгән, дүрт кеше имгәнгән

Татарстанда ике машина белән авариядә бер кеше үлгән, дүрт кеше имгәнгән
Татарстан прокуратурасы

Бөгелмә районында Казан-Оренбург юлының 301нче километрында кичә кичке җиделәр тирәсендә авария булган. Биредә Kia һәм «Лада Калина» автомобильләре бәрелешкән.

Якынча мәгълүматлар буенча, «Лада» йөртүчесе алда барган машинаны узып китү тыелган урында каршы як полосага чыккан һәм чит ил автомобиле белән бәрелешкән.

Нәтиҗәдә, «Лада»ның пассажиры шунда ук үлгән, ул иминлек каешын эләктермәгән булган. Тагын дүрт пассажир – һәр машинадан икешәр кеше – төрле тән җәрәхәтләре алган. Зыян күрүчеләрнең барысын да якындагы хастаханәгә озатканнар.

Һәлакәт булган урынга Бөгелмә прокуроры вазифаларын башкаручы Нияз Мисхабов та килгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot