news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ике машина бәрелешкәннән соң тәрәзәдән чыгып очкан пассажир үлгән

Татарстанда ике машина бәрелешкәннән соң тәрәзәдән чыгып очкан пассажир үлгән
республика Дәүләт автоинспекциясе

Бүген Татарстанның Лаеш районында Казан-Оренбург юлының 71нче чакрымында юл-транспорт һәлакәте булган.

Якынча мәгълүматлар буенча, «Лада» автомобиленең 30 яшьлек йөртүчесе имин тизлек сайламаган һәм каршы як полосага чыккан. Анда ул Great Wall внедорожнигы белән кара-каршы бәрелешкән. Бу турыда республика Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

 

Фото: © республика Дәүләт автоинспекциясе

Юл-транспорт һәлакәтендә 35 яшьлек пассажир автомобиль тәрәзәсеннән юлга чыгып очкан, ул иминлек каешын эләктермәгән булган. Ул урынында ук үлгән. 

 

Фото: © республика Дәүләт автоинспекциясе

Ике автомобильнең дә йөртүчеләре имгәнгән, аларны хастаханәгә илткәннәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100