news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ике машина катнашындагы һәлакәттә бер кешенең гомере өзелгән

Юл һәлакәте кичә кич Алексеевск районында булган.

Татарстанда ике машина катнашындагы һәлакәттә бер кешенең гомере өзелгән
соцсети

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда «МАЗ» йөк машинасы һәм җиңел машина катнашындагы һәлакәттә бер кеше үлгән. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Беренчел мәгълүматлар буенча, кичә 19.00 сәгатьтә Алексеевск – Югары Колок юлында «МАЗ» автовозы йөртүчесе парковкадан чыкканда уникенче модельле «Лада» автомобиленә юл бирмәгән. Җиңел машина йөртүчесе зур тизлектә йөк машинасының артына килеп бәрелгән», – дип сөйләделәр ведомствода.

Җиңел машинаның 33 яшьлек йөртүчесе алган җәрәхәтләреннән һәлакәт урынында ук үлгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100