news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда ике машина кара-каршы бәрелешкән

Ике йөртүченең дә гомере өзелгән.

Татарстанда ике машина кара-каршы бәрелешкән
шаһитлар фотосы

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Кичә кичке сигезләр тирәсендә Лаеш янында фаҗига була. «Лада» һәм «Chevrolet» маркалы автомобильләр кара-каршы бәрелешкән, дип вакыйга шаһитләре «Татар-информ»га хәбәр итте.

Көчле бәрелешүдән соң, чит ил автомобиле юл кырына чыгып оча, ә «Лада» машинасы юлга аркылы баса.

Хәвефтә автомобильләр белән идарә иткән 30-35 яшьләрдәге ике ир-ат та һәлак булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot