news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ике машина бәрелешкәннән соң, бер кеше үлгән, икесе имгәнгән

Авария Казан – Ульяновск трассасында Кече Күккүз авылы янында булган.

Татарстанда ике машина бәрелешкәннән соң, бер кеше үлгән, икесе имгәнгән
очевидцы

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Апас районында «УАЗ» һәм «Шевроле Круз» автомобильләре бәрелешкәннән соң, бер кеше үлгән, икесе зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына әлеге аварияне үз күзләре белән күргән кешеләр хәбәр итте.

Бүген иртәнге алтыда Казан – Ульяновск трассасында Кече Күккүз авылы янында «УАЗ» һәм «Шевроле Круз» автомобильләре бәрелешкән.

Авария нәтиҗәсендә чит ил автомобиленең йөртүчесе һәлак булган, «УАЗ»да барган ике кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. Махсус хезмәтләрдә эшләүчеләр аларны машинадан чыгарып, табибларга тапшырган.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100