news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда ике машина бәрелешкәч, бер кеше һәлак булган, дүрт кеше имгәнгән

Авария бүген иртән Рус Акташы – Кузай автомобиль юлында булган.

Татарстанда ике машина бәрелешкәч, бер кеше һәлак булган, дүрт кеше имгәнгән

(Казан, 19 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда җиңел автомобиль һәм йөк машинасы катнашындагы авариядә бер кеше һәлак булган, дүртесе төрле тән җәрәхәтләре алган.

Аварияне күргән кешеләр «Татар-информ» агентлыгына хәбәр иткәнчә, юл һәлакәте бүген иртәнге унберләр тирәсендә Рус Акташы – Кузай автомобиль юлында Бута авылы янында булган.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, «КИА» автомобилен йөртүче каршы як полосага чыккан һәм «КАМАЗ» машинасы белән кара-каршы бәрелешкән.

Шаһ итлар әйтүенчә, авариядә җиңел автомобильнең пассажиры — 40-45 яшьләр тирәсендәге хатын-кыз һәлак булган. Төрле тән җәрәхәтләре алган тагын дүрт кешене (алар арасында ике бала да бар) хастаханәгә озатканнар.

Авариянең сәбәпләре ачыклана.


news_right_1
news_right_2
news_bot