news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ике машина бәрелешеп, ике кеше имгәнгән

Бәрелешкәннән соң "внедорожник" кюветка очкан һәм әйләнеп капланган.

(Казан, 2 май, “Татар-информ”). Татарстанда җиңел машина һәм "внедорожник" катнашындагы юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше зыян күргән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Зәй-Кама Аланы автоюлының тугызынчы чакырмында һәлакәт турында хәбәр 112 бердәм номерына 1 майда 17.00 сәгать тирәсендә килгән.

Һәлакәт урынына 88 нче янгын сүндерү-коткару частенең 5 хезмәткәре барган.

Якынча мәгълүматлар буенча, “Фиат” җиңел автомобиленең 31 яшьлек йөртүчесе сулга борылмакчы булган.

Шул вакытта “Митсубисси” автомобиленең 45 яшьлек йөртүчесе алдагы машиинаны узарга чыккан. Ир-ат тормозга басарга өлгермәгән һәм җиңел машинаны бәрдергән. Бәрелешкәннән соң "внедорожник" кюветка очкан һәм әйләнеп капланган.

Һәлакәт нәтиҗәсендә “Фиат” йөртүчесенең аягы имгәнгән, аны Чаллы ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә озатканнар.

Япон автомобиленең 33 яшьлек пассажиры хастаханәгә барудан баш тарткан. “”Митсибусси”да утырган бала зыян күрмәгән.

88 нче янгын сүндерү-коткару часте коткаручылары һәлакәт урынын караганнар һәм яньчелгән автомобильләрнең аккумляторларын өзгәннәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100