news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда ике маркалы бензин һәм дизель ягулыгы арзанайган

Татарстанда ике маркалы бензин һәм дизель ягулыгы арзанайган
Фото: © "Татар-информ"

20-27 ноябрьдә Татарстанда ике марка бензин һәм дизель ягулыгы бераз арзанайган. Бу хакта Татарстанстат хәбәр итә.

АИ-92 маркалы бензинның бәясе 0,43 процентка яки 22 тиенгә төште, хәзер аның литры 49,25 сум тора. АИ-95 маркалысы 0,33 процентка яки 18 тиенгә арзанайды, хәзер аның бер литры өчен 53,11 сум түләргә кирәк.

Дизель ягулыгы 0,24 процентка яки 15 тиенгә арзанайды, хәзер 1 литры 59,46 сум.

Шул ук вакытта АИ-98 һәм башка маркалы бензинның бәясе үзгәрешсез калды, 1 литры 66,01 сум тора.

2022 елның декабре белән чагыштырганда, Татарстанда АИ-92 маркалы бензинның бәясе 7,78 процентка, АИ-95 маркалы 7,81 процентка, АИ-98 маркалы 8,52 процентка, дизель ягулыгы 9,7 процентка арткан.

  • 21 сентябрьдән Россиядә бензин һәм дизель ягулыгы экспортына вакытлыча тыю кертелде, 9 октябрьдән ул өлешчә гамәлдән чыгарылды. Бензинга тыюны 17 ноябрьдә, ә җәйге дизель ягулыгына 22 ноябрьдә гамәлдән чыгардылар. Россия Президенты Владимир Путин бензин бәяләрен тотрыкландыруны министрларга йөкләде.
news_right_1
news_right_2
news_bot