Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда ике мәчет ачылды
Балык бистәсе районы "Сәфәр" исемле мәчеткә баеган, Алексеевск районындагы Олы Тигәнәле авылында исә мәчет үз ишекләрен төзекләндерүдән соң ачкан.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 30 октябрь, "Татар-информ"). Татарстанда ике мәчет ачылды, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте.
Балык Бистәсе районында Казан-Чаллы арасындагы М-7 трассасында "Сәфәр" исемле мәчет ишекләрен ачкан. Әлеге иман йорты мосафирлар өчен бик уңайлы урында урнашуы белән үзенчәлекле. Мәчет ачылышы тантанасында Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, район хакимияте башлыгы Илһам Вәлиев, җирле халык катнашкан. Әлеге тантана барышында үгет-нәсыйхәт сүзләре әйтелде. Җәлил хәзрәт Фазлыев мәчетне төзүдә актив катнашучыларга Татарстан мөфтие исеменнән рәхмәт хатлары тапшырган, Коръән укып, мәчетнең халкыбызга дини кыйммәтләрне җиткерүдә зур эшләр башкаруын теләп, дога кылган. Җомга вәгазе татар телен саклау, яшьләр арасында татарча аралашуның әһәмиятен үстерү темасына багышлап, Татарстанның баш казые сөйләгән. Мәчет ачылышы тантанасына килеп, район хакимияте башлыгы әлеге изге эштә башлап йөрүчеләргә - мәчетне җиткереп, халыкка күп еллар хезмәт итүендә үзенең теләкләрен, фатыйхасын җиткергән. Шулай ук татар тарихын өйрәнү белән шөгыльләнүче галим Нурулла Гариф, Балык бистәсе районы имам-мөхтәсибе Рамазан хәзрәт Хисаметдинов чыгыш ясаган. Тантана чәй табыны белән тәмамланган.
Тагын бер мәчет төзекләндерү эшләреннән үз ишекләрен Алексеевск районы Олы Тигәнәле авылында ачкан. Тантаналы рәвештә үткәрелгән бу чарада Татрарстан мөфтиенең урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдин катнашкан. Рамазан аенда ифтар уздырганда мәчетне ремонтлау, төзекләндерүне сорап дога кылалар. Аллаһының рәхмәте белән 1994 елда ачылган мәчетне дүрт ай эчендә яңарту насыйп булган. Әлеге чарада Татарстанның көньяк төбәге казые Равил хәзрәт Зөфәров, Чистай районы имам-мөхтәсибе Мөхәммәд хәзрәт Кыямов, Алексеевски районы имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вальщиков һәм районның барлык имам-хатыйблары катнашкан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз