news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда ике өлкән яшьтәге кеше янгында үлгән

Янгын чыгу сәбәпләре ачыклана

  (Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Тикшерүчеләргә Түбән Кама муниципаль районы Прости авылында шәхси йортта янгын чыгу сәбәпләрен ачыкларга кирәк.

ТР буенча ЭЭМ матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә,  26 октябрьдә төнлә йорт тулысынча янып беткән, янгында йорт хуҗасы 65 яшьлек хатын-кыз һәм аның белән бергә яшәүче 56 яшьлек ир-ат янып үлгән.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте белдергәнчә, янгын мәйданы 80 кв.метр тәшкил иткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot