news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда ике көн рәттән кар явачак

Ике көн рәттән, 23 һәм 24 ноябрьдә, Татарстанда һава торышы сизелерлек начарланыр дип көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге кисәтә.

Аерым алганда, кар һәм бозлы яңгыр, урыны белән көчле явым-төшем көтелә.

Моннан тыш, бозлавык булу ихтималы зур. Юлларда кар көртләре һәм көчле бозлавык барлыкка килә. Шулай ук 23 ноябрьдә томан төшәчәк, буран булырга мөмкин.

Синоптиклар бозлы яңгырлар электр үткәргечләрендә һәм агачларда боз катламнары барлыкка килү ихтималын, юлларда көчле бозлавык булу мөмкинлеген искәртә. Элегрәк бозлы яңгыр вакытында куркынычсызлык чаралары турында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе искәрткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot