news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ике килограммлы бәрәңге үскән

“Ароза” сортлы бә¬рәң¬ге 2 килограммнан 40 килограмм уңыш биргән

 (Казан, 16 сентябрь, “Татар-информ”). Кайбыч районының Кошман авылындагы Салих Мотыйгулли икешәр килограммлы бәрәңге үстергән. Бәрәңгенең моңа кадәр күбрәк “Ада¬ретто” сортын утыртканнар. Иң тәмлесе – шул, ди. Тик соңгы елларда уңыш начарайган. Әле яңа гына үстерә башлаган “Ароза” сортлы бә¬рәң¬ге 2 килограммнан 40 килограмм уңыш биргән. Икенче бер сортлысын 2 чи¬ләк утыртып, 36 чи¬ләк алганнар.

“Авырлыгы 2 килограммга җиткән бәрәңгене, кишер¬ләр¬нең эрелеген кү¬реп, исебез китте. Йодрык-йодрык суганнарга, зур-зур кабакларга, кавыннарга шаккаттык”, дип яза “Кайбыч таңнары” басмасы.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100