Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда ике кеше үз йортларында янып үлгән - видео
Сарман районында шәхси бер катлы йорт янган.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген 3.22 сәгатьтә кизү торучы диспетчер янгын үзәк пунктына Татарстанның Сарман районы Яңа Минзәләбаш авылында шәхси йорт януы турында хәбәр иткән дип белдерә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе.
3.30 сәгатьтә һәлакәт урынына янгын сүндерү хезмәткәрләре килгән. 80 кв.метр мәйданлы агач йорт янган. Янгын сүндерүчеләрне күршеләре каршы алган, йорт эчендә хуҗалар булырга мөмкин дип хәбәр иткән.

Башка корылмаларга да ут күчү куркынычы булган.
Янгын 20 минуттан сүндерелгән, 4.10 сәгатьтә 76 яшьлек хатын-кызның үле гәүдәсе табылган, тагын 15 минуттан - 79 яшьлек йорт хуҗасыныкы.

Янгын чыгу сәбәпләре ачыклана. Һәлакәт урынында тикшерүчеләр эшли.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз