news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда ике кеше сальмонеллез белән авырган

26 февральдән 4 мартка кадәр Татарстан шәһәрләрендә кискен эчәк авырулары 386 кешедә күзәтелгән

(Казан, 5 март, “Татар-информ”). 26 февральдән 4 мартка кадәр Татарстан шәһәрләрендә кискен эчәк авырулары 386 кешедә күзәтелгән. Шул исәптән сальмонеллез белән авыруның – 2 һәм дизентерия белән авыруның 1 очрагы теркәлгән. Аннан алда килгән атна белән чагыштырганда, кискен эчәк авырулары белән чирләүчеләр саны 10,7 процентка кими. Бу турыда кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot