news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ике кеше һәлак булган куркыныч авариянең нәтиҗәләре видеога эләккән

Җитди юл һәлакәте Татарстанда М7 трассасының Оренбург юлына таба борылышы алдыннан килеп чыккан.

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда фура һәм җиңел автомобиль бәрелешү аркасында ике кеше һәлак булган.

Җитди юл һәлакәте Татарстанда М7 трассасының Оренбург юлына таба борылышы алдыннан килеп чыккан.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына авариянең шаһитлары сөйләвенчә, «Лада» җиңел машинасы югары тизлектә кирпеч төягән фурага килеп бәрелгән. «Җиңел автомобильдә ике кеше иде. Икесе дә һәлакәт урынында вафат булды», — дип ачыкладылар юл-транспорт һәлакәтен күрүчеләр.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100