news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ике кеше автозаправка станциясенә һөҗүм иткән

Автозаправка станциясенә һөҗүм иткән ике ир-атны Казанның Адоратский урамындагы йортларның берсендәге фатирда тоткарланганнар.

(Казан, 1 апрель, “Татар-информ”). 30 мартта Казанда М7 трассасындагы автозаправка станциясенә 23 яшьлек һәм 28 яшьлек ике ир-ат һөҗүм иткән. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Беренче һөҗүм уңышсыз тәмамланган, АЗС хезмәткәрләре каршылык күрсәткән. Аннары алар бу заправкадан 6 чакрым ераклыкта урнашкан башкасына һөҗүм иткәннәр.

Автозаправка хезмәткәрләре пистолеттан куркып, һөҗүм итүчеләргә акчаны биргән.

31 мартта ике ир-атны да Казанның Адоратский урамындагы йортларның берсендәге фатирда тоткарланганнар. Икесе дә элек хөкем ителгән булганнар. Һөҗүм итүчеләрнең берсенә 23 яшь, икенчесенә – 28. Фатирда урланган акча һәм пневматик пистолет табылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100