Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда ике катлы йортта чыккан янгында ике кеше һәлак булган
Фаҗиганең сәбәбе — электр җиһазларын урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу.
(Казан, 23 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген иртән «101» янгын сагы чакыру номерына Яшел Үзән районының Яңаниколаевск бистәсендә ике катлы йорт януы турында хәбәр килә.
Янгын сүндерү машиналары килеп җиткәндә, ут инде бинаны тулысынча камап алган була. Алты кеше үзләре урамга чыгып өлгерә. Бер кеше зыян күрә. Аны Республика клиник хастаханәсенә алып китәләр.
Янгын сүндерүчеләр йортның икенче катының торак буларак файдаланылуын ачыклый. Анда йорт хуҗалары һәм тагын дүрт кеше яшәгән. Беренче катта кафе һәм кибет урнашкан булган.
Янгын сүндерүчеләр бинаның икенче катында кеше мәетенә тап була. Аның шәхесе ачыклана. Бераздан икенче кешенең дә мәете табыла.
Янгын мәйданы 150 квадрат метрны тәшкил итә. Фаҗиганең сәбәбе — электр җиһазларын урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз