news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ике җиңел машина юл кырыена төшеп киткән, дүрт кеше - хастаханәдә

Кичә иртәнге тугызлар тирәсендә Кама Аланы янында ике «Лада» автомобиле катнашында юл һәлакәте булган.

Татарстанда ике җиңел машина юл кырыена төшеп киткән, дүрт кеше - хастаханәдә

(Казан, 5 май, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда ике җиңел машина трассадан кюветка төшеп киткән, дүрт кеше (шуларның берсе — бала) хастаханәгә озатылган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына аварияне күргән кешеләр хәбәр итте.

Алар әйтүенчә, авария кичә иртәнге тугызлар тирәсендә Кама Аланы янында булган. Биредә ике «Лада Приора» автомобиле юлны бүлешә алмаган. Нәтиҗәдә, аларның икесе дә кюветка төшеп киткән һәм әйләнеп капланган.

«Авария нәтиҗәсендә ике хатын-кыз, бер ир-ат һәм биш яшьлек кыз төрле тән җәрәхәтләре алган. Аларның барысын да хастаханәгә озатканнар», — дип искәртә аварияне күргән кешеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100