news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ике җиңел машина кара-каршы бәрелешкән

Авария кичә республиканың Лениногорск районында кичке сәгать алты тирәсендә булган.

Татарстанда ике җиңел машина кара-каршы бәрелешкән
очевидцы

(Казан, 6 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда ике җиңел машина кара-каршы бәрелешеп, бер кеше зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ»га авария шаһитлары хәбәр итте.

Кичә кичке сәгать алты тирәсендә республиканың Лениногорск районындагы Ормышлы авылы янында «Дэу Нексия» һәм «Лада» бәрелешкән. Ике автомобиль дә бәрелүдән юл кырыена төшеп киткән.

«Авариядә чит ил машинасы шоферы зыян күрде. Ир-атны хастаханәгә китерделәр», – дип сөйләделәр юл-транспорт һәлакәте шаһитлары.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100