news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда ике җиңел машина бәрелешкәч, бер кеше үлгән, дүрт кеше имгәнгән

Юл һәлакәте кичә кич Балтач районының Норма авылы янында булган.

Татарстанда ике җиңел машина бәрелешкәч, бер кеше үлгән, дүрт кеше имгәнгән

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан юлында ике җиңел машина бәрелешү нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булган, дүрте кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. Бу хакта аварияне күргән кешеләр хәбәр итте.

Кичә кич Балтач районының Норма авылы янында «Шевроле» һәм «Инфинити» машиналары бәрелешкән. Нәтиҗәдә, ике автомобильгә дә җитди зыян килгән.

Шаһитлар әйтүенчә, авариядә катнашучыларның барысы да зыян күргән: «Шевроле» автомобилен идарә итүче кыз шунда ук һәлак булган, «Инфинити» йөртүчесен һәм төрле тән җәрәхәтләре алган өч пассажирны җирле хастаханәгә озатканнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot