Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда ике җиңел машина бәрелешеп, бер егетнең башы имгәнгән
"Тугызлы" машинасындагы 20 яшьлек йөртүчене хастаханәгә озатканнар.
(Казан, 16 июль, "Татар-информ"). Татарстанның Югары Ослан районында ике җиңел машина бәрелешеп, бер егетнең башы имгәнгән. Бу турыда "Татар-информ"га Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Кичә көндез Мәскәү-Уфа юлының 776нчы чакырымында "Лада Калина" һәм тугызынчы модельле "Лада" бәрелешкән. Бәрелешкәч, "Калина" юл кырыена төшеп киткән. Трассага машина мае түгелгән.

Урынга килгән коткаручылар машиналарның аккумуляторларын сүндергән, юлдагы янучан сыеклыкны юудырып алган.

"Тугызлы" машинасындагы 20 яшьлек йөртүченең баш мие селкенеп, хастаханәгә озатканнар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз