news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ике хатын-кыз мошенникларга ике миллионнан артык акча биргән

Алар икесе дә БАДлар өчен кыйммәтле “салым” түләгән.

(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда яшәүче ике хатын мошенникларга 2 миллионнан артык акча биргән. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

20 сентябрь көнне Аксубай районының эчке эшләр бүлегенә 48 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Ханым сүзләренчә, аңа август ахырында шалтыратып, сатып алынган БАДлар өчен компенсация каралган булуы турында әйткәннәр. Ләкин аны алу өчен салым түләргә кирәк булган.

Ханым мошенникларга 1 миллионнан артык акча күчергән. Мошенниклар шалтыратуларга җавап бирүдән туктагач, ул полициягә мөрәҗәгать иткән.

Шундый ук очрак Казанда да теркәлгән. Полиция бүлегенә 58 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Ул элек сатып алынган БАДлар өчен мошенникларга 960 сум күләмендә “салым” күчергән. Җинаятьчеләр элемтәгә чыгудан туктагач, ханым алдакчылар корбаны булуын аңлаган.

Полиция хезмәткәрләре җинаятьчеләрнең Мәскәүдә теркәлгән абонент номерларын ачыклаган.

Әлеге факт буенча “Мошенниклык” маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100