news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ике елда газ-мотор ягулыгы куллану ике тапкырга арткан

"Газпром" компаниясе Директорлар Советы рәисе Виктор Зубков Татарстанның пилот проектларны тормышка ашыруга һәрвакыт җаваплы каравын белдерде.

(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ», Арсений Маврин). Елына автомобильләрне газ ягулыгы белән тәэмин итүдә тугыз яңа станцияне эшләтеп җибәрү – Россия төбәкләре арасында абсолют рекорд булып тора. Ни өчен нәкъ менә Татарстанга шул кадәр игътибар булуы турында «Газпром» гаммәви акционерлык җәмгыяте Директорлар Советы рәисе Виктор Зубков Казанда шундый яңа станцияләрнең берсен ачканда сөйләде.

«Иң беренче – Татарстан пилот проектларын тормышка ашыруга һәрвакыт җаваплы карый, – дип билгеләп үтте Виктор Зубков. – Республика газда эшләүче автомобильләр җитештерә. Республика шуның өчен җиһазлар белән шөгыльләнә, республика газ-мотор ягулыгы белән эшләүгә күчүчеләргә субсидия бирә һәм республика газ ягулыгы белән эшләүче автомобильләргә ташламалы теркәү үткәрә – сертификация бирә. Боларның барысын да бер комплекста карасаң, безгә биредә эшләве күңелле».

«Газпром» компаниясе Директорлар Советы рәисе Татарстанда быел гына газ объектлары системасына компания бер ярым миллиард сум акча кертүен һәм бу әле башы гына булуын билгеләп үтте.

Хәзер республикада 2018 ел ахырына кадәр тагын 5 шундый станция төзү мөмкинлеге карала. Татарстан исә моннан да масштаблы алымнарга әзер. «11 җир кишәрлеге инде әзерләнгән. Тагын булачак. Әлеге станцияләр өчен без аларны бөтенләй тапшырырга әзер», – дип җиткерде Рөстәм Миңнеханов Зубковка мөрәҗәгать итеп.

Республикада, Татарстан Президенты сүзләренчә, «Камаз» компаниясе үзе генә дә 40лап газ мотор ягулыклы транспорт моделе эшләп чыгара. Әлеге юнәлештә җиңел автомобиль җитештерүчеләр дә эшли. Экологик яктан куркынычсыз ягулык төре белән эшләүгә техниканың искерәк модельләре дә күчерелә, газ белән эшләтү өчен актив рәвештә техника сатып алу бара. «Ил Президенты Владимир Владимирович программаны үстерү әмере бирде һәм без шул юнәлештә эшләячәкбез. Безнең чираттагы программа бар – без сыекландырылган газ белән эшләү юнәлешен алу, бу авыл хуҗалыгын да колачларга мөмкинлек бирәчәк », – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

«Газпром» җәмгыяте планнарында Россия Федерациясенең барлык территориясендә газ-мотор ягулыгы белән эшләүне җәелдерү тора. «Без 2020 елга берничә йөз шушындый заманча ягулык белән тәэмин итү станциясен булдырырга һәм газ куллануны елына 4,5 миллиард куб күләменә җиткерергә ниятлибез. Шуның өчен зур инвестицияләр – 80 миллиард сум планлаштырабыз», – дип планнары белән бүлеште Виктор Зубков. Һәм ул, табигый газ запаслары иң күп булган ил өчен бу гадәти һәм көтелгән эш, дип өстәде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100