news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ике ел эчендә балалар бакчаларында 10 меңнән артык урын булдырылачак

Быел республикада 5030 урынга исәпләнгән 22 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы төзелә.

Татарстанда ике ел эчендә балалар бакчаларында 10 меңнән артык урын булдырылачак
"Татар-информ" архивы

(Казан, 5 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанда 2020-2021 елларда мәктәпкәчә мәгариф оешмаларында балаларга 10 меңнән артык урын булдырырга ниятлиләр. Бу хакта ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

«Балалар бакчаларында өстәмә урыннар булдыруга финанслау 2020 һәм 2021 елларда каралган. 5 меңнән артык урын 1,5 яшьтән 3 яшькә кадәрге балалар өчен булачак. Быел 5030 урынга исәпләнгән 22 балалар бакчасы төзелә, шуларның 2525 урыны — ясле төркемнәре өчен. Аерым алганда, Казанда 9 оешма төзелә, өчесе — Чаллыда, калганнары — Түбән Кама, Буа, Яшел Үзән, Лаеш, Тукай, Питрәч һәм Биектау районнарында», — диде ул.

Һадиуллин әйтүенчә, әлеге чараларның барысы да 2022 елда өч яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем алу мөмкинлеген 100 процентка арттыруга юнәлдерелгән. «Демография» илкүләм проекты кысаларында тормышка ашырыла торган өч яшькә кадәрге балалар бакчаларында өстәмә урыннар булдыру программасы нигезендә 2018-2019 елларда 30 яңа учреждение төзелде», — дип өстәде Һадиуллин.

«Балалар бакчаларын төзү өчен 5,5 миллиард сум бүлеп бирелгән, шуның 4 миллиарды республика бюджетыннан алынган. Башка федераль программалар буенча 2019 елда 500 урынга исәпләнгән өстәмә ике балалар бакчасы төзелде. Барлыгы 6220 урын булдырылды, шуларның яртысы ясле төркемнәре өчен. Татарстанда 2015 елдан башлап 380 балалар бакчасы төзекләндерелде», — дип йомгаклады министр урынбасары.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100