news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ике дәүләт теле мәсьәләсе 25 ел элек хәл ителгән иде - Анатолий Фомин

Иҗтимагый палата җитәкчесе республикада татар телен укытуга мөнәсәбәтен "Татарстан-Яңа гасыр" телеканалында белдерде.

(Казан, 31 октябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). "Татарстанда - ике дәүләт теле һәм, минемчә, бу мәсьәлә 25 ел элек хәл ителгән кебек иде. Дәүләт телен, билгеле инде, өйрәнү кирәк", - диде Татарстан Иҗтимагый палатасы җитәкчесе Анатолий Фомин "7 дней" тапшыруында. "Татарстан -Яңа гасыр" телеканалында чыга торган әлеге тапшыру аша ул республикада татар телен укытуга мөнәсәбәтен белдерде.

"Тәҗрибә күрсәтенчә, көч кулланып берни дә барып чыкмый. Килеп чыкса да, нәтиҗәсе бик кечкенә. Мисал өчен, мин, минем барлык яшьтәшләрем кебек үк, инглиз телен мәктәптә - 5-6 ел, институтта - 2-3 ел, аспирантурада 2 ел өйрәндем. Нәтиҗәдә, мин берничә дистә сүз генә беләм. Əмма бала чакта минем дусларым Рәис, Наил белән без татарча гына аралаша идек. Аннары алар мәктәпкә керде һәм татар телен ул кадәр үк кулланмый башлады. Шул исәптән, мин дә. Əмма нигезе барыбер калды. Шуңа да ике дәүләт телен дә мөмкин кадәр күбрәк кеше белсен дисәк, мотивация булдырырга кирәк", - ди ул. "Моның өчен митинглар уздыру, әллә нинди белгечләрне җәлеп итү кирәкми, барысын да тыныч юл белән хәл итәргә", - ди Анатолий Фомин.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100